Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә ике яшьлек бала 15 конструктор магнитларын йоткан

Әлмәттә ике яшьлек бала 15 конструктор магнитларын йоткан

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2026, 11:26

10

0

Әлмәттә ике яшьлек бала 15 конструктор магнитларын йоткан
Әлмәт балалар хастаханәсенең хирургия бүлегенә ике яшьлек малай китерелгән. Аның әнисе бала конструктордан берничә магнит шакмагын йотканын сөйләгән, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев.

Рентген тикшерүе ашказаны һәм эчәклектә 15 магнит барлыгын күрсәткән. Шакмаклар ике баганага берләшкәннәр.

Эндоскопист Айнур Камалов барлык магнитларны да кисем ясамыйча алган. Соңгы элемент ашказанының лайлалы тышчасы бөрмәсенә «яшеренгән», шуңа күрә табибка аны күрмичә диярлек алырга туры килгән. Операция төгәл башкарылган, тукымаларга зыян килмәгән. Берничә магнит икенче тәүлектә табигый юл белән чыккан.

Хәзер баланың хәле яхшы, ул өйгә чыгарылырга әзерләнә. Табиблар ата-аналарны кисәтә: магнитлы конструкторларны йоту үлемгә китерергә мөмкин. Бала магнит йоткан дип шикләнгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: соцсети Альмира Абашева

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар