https://tnv.ru
23 Сентябрь 2026, 15:18
9
0
24 сентябрьдән Казанда гриппка каршы күчмә прививка пунктлары эшли башлаячак. Алар шәһәрнең төрле районнарындагы биш метро станциясе янында урнашачак. Пунктлар көн саен 7:30дан 18:00гә кадәр эшләячәк.
Прививканы «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная» станцияләрендә ясатырга мөмкин булачак. Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, процедура паспорт күрсәткән очракта гына башкарылачак.
Вакцинацияне яшәү урыны буенча поликлиникаларда да узарга мөмкин. Шәһәр халкын прививка ясатуны кичектермәскә чакыралар — бу грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0