Онлайн трансляция

Свернуть

Грипптан кемнәргә прививка ясату аеруча мөһим?

Грипптан кемнәргә прививка ясату аеруча мөһим?

https://tnv.ru

28 Октябрь 2026, 10:05

Грипптан кемнәргә прививка ясату аеруча мөһим?
Грипп һәркем өчен дә бер үк куркыныч түгел. Әмма кайбер кешеләргә вакцинация аеруча мөһим — ул үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итә, дип кисәтә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

Балалар һәм мәктәп укучылары. Алар еш кына авыруны авыр кичерә һәм вирусны актив тарата. Баланы прививка ясату аның үзен генә түгел, әби-бабаларын да сакларга ярдәм итә.

60 яшьтән өлкән кешеләр. Яшь арткан саен иммунитет көчсезләнә, хроник авырулар арта. Өлкәннәрдә грипп еш кына үпкәләр ялкынсынуына китерә.

Йөкле хатын-кызлар. Вакцина әнине саклый һәм балага антитәнчекләр күчерергә ярдәм итә. Бу аеруча мөһим, чөнки сабыйга беренче айларда прививка ясату мөмкин түгел.

Хроник авырулары булган кешеләр. Йөрәк һәм үпкә авырулары, шикәр диабеты, симерү гриппны аеруча куркыныч итә. Прививка авыруларның көчәюе һәм хастаханәгә эләгү ихтималын киметә.

Кешеләр белән тыгыз аралашып эшләүчеләр. Табиблар, укытучылар, сатучылар һәм машина йөртүчеләр үзләре дә вирус йоктырырга, аны өйләренә алып кайтып, өлкән туганнарына тапшырырга мөмкин.

Вирус ел саен үзгәрә, шуңа күрә яңа сезонда вакцина составындагы өч штамм да яңартылган. Иммунитет ике–дүрт атна эчендә формалаша. Шуңа күрә авыручылар саны арта башлаганчы, прививка ясату өчен иң кулай вакыт — хәзер. Вакцинаны яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай ясатырга мөмкин.

Фото: max.ru/rpn_rt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар