https://tnv.ru
02 Ноябрь 2026, 15:38

Бу атнада Татарстан табиблары уйландырырлык мәгълүмат җиткерде. Инсульт - яшьләргә күчә һәм елдан-ел хезмәт яшендәге халыкны аяктан ега. Бүген ул дөньяда үлемгә сәбәпче булган төп 3 авыру исемлегендә тора. Әгәр дә 40 ел элек, без баш миендә кан әйләнешенең бозылуын - картлар авыруы дип санасак, бүген ул 35 белән 50 яшьлекләрне дә урын өстенә яткыра.
Баш миенә кан сауган 15% кеше - бер ай эчендә үлә. Тагын 15% - бер елдан вафат була. 20% пациент гадәти тормышка әйләнеп кайта. Ә калган 50%ы - инвалидлык ала. Татарстанда, әйтик, инсульт ел саен 18 мең кешегә бәрә. Димәк, һәр икенчесе тулы тормыш бн яшәү мөмкинлеген югалта.
Бүген безнең Республикада кан тамырлары үзәкләре эшли. Алар берничә районга уртак итеп оештырылган һәм инсульт бәргәч, 4-6 сәгат эчендә ярдәм күрсәтеп өлгерүне күздә тота. Үз сәламәтлегеңә битарафлыкның - табибларны гаҗәпкә калдырган очраклары, "булнискә бармыйм" дип аяк терәп каршы торган авыл кешесенең статистикага ешрак эләгүе һәм яшьләрне инсульт бәрү сәбәпләре - безнең репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0