Онлайн трансляция

Свернуть

Аю һөҗүменнән соң зыян күргән хатынның аягын РКБ табиблары яңадан җыйган

Аю һөҗүменнән соң зыян күргән хатынның аягын РКБ табиблары яңадан җыйган

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2026, 13:29

Аю һөҗүменнән соң зыян күргән хатынның аягын РКБ табиблары яңадан җыйган
Татарстан табиблары Иркутск өлкәсендәге урманда аюга юлыккан хатын-кызның аягына операция ясаган. Ерткыч Казан компаниясе геологлары яшәгән вагон-йортка керә.

Бер ир-ат хезмәттәшләрен коткарырга теләп, аңа каршы чыга һәм һәлак була. Ә 55 яшьлек хатыны тораклары түбәсеннән сикереп, аягын сындырган. Бәхеткә, ул исән кала. РКБ белгечләренә аның уң аягын яңадан җыярга туры килә - 3 сәгатьлек катлаулы операция ясыйлар.

Ул йөри башлаган инде, киләсе атнага өенә кайтарырга җыеналар. Ләкин хатын-кыз журналистлар белән аралашырга теләмәде, көчле психологик травма алган. Аны дәвалаган табиблар белән Инзилә Хөсәенова күреште.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар