Онлайн трансляция

Свернуть

«Күрше» фестивале кышын 200гә якын чара уздырырга планлаштыра

«Күрше» фестивале кышын 200гә якын чара уздырырга планлаштыра

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2026, 12:53

«Күрше» фестивале кышын 200гә якын чара уздырырга планлаштыра
Республикада «Күрше» фестиваленең кышкы сезонына гаризалар кабул итә башладылар. Ул узган елның язында Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куела.

Аның максаты- гаилә кыйммәтләрен һәм күршеләр дуслыгын ныгыту һәм мәдәни мирасны саклау. Җиңүчеләр ким дигәндә 3 чара оештырырга тиеш була. Барысын бер көндә түгел, кышның өч аена бүлеп үткәрәсе. Конкурсның гомуми фонды - 40 миллион сум. Быел 200гә якын чара уздырырга планлаштыралар. Кышын бәйрәм оештырырга теләүчеләр өчен грант оту шартлары нинди? Бу хакта Динә Нәҗметдинова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар