Онлайн трансляция

Свернуть

Данил Гыйниятов: Җил арттан исәр дип уйлыйсың, ә ул каршыга килә

Данил Гыйниятов: Җил арттан исәр дип уйлыйсың, ә ул каршыга килә

https://tnv.ru

18 Август 2021, 17:33

1156

0

Данил Гыйниятов: Җил арттан исәр дип уйлыйсың, ә ул каршыга килә
Хәзерге минутларда "Болгар радиосы" хезмәткәрләре һәм татар эстрадасының популяр артистлары Болгарга велосипедларда сәфәр кыла. ТНВ каналының башкарма директор һәм баш редактор урынбасары, шулай ук "Ком сәгате" тапшыруының алып баручысы Данил Гыйниятов веломарафонда бишенче тапкыр катнаша. Ул безгә фикерләре белән бүлеште.

"Веломарафонда бишенче ел катнашам. Һәрвакыт, җилне арттан булыр дип көтәсең, әул синең алдыңа исә. Җилгә каршы үз көчебез белән барырга туры килә. Бу юлы авыр булды дип әйтә алмыйм, җиңел иде", - диде Данил Гыйниятов.

"Бу халыкчан проект. Веломарафон - "Болгар радиосы"ның иң уңышлы проектларының берсе. Ул тарихи урын белән, шулай ук радионың исеме белән дә бәйле", - ди "Ком сәгате" тапшыруының алып баручысы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров