Онлайн трансляция

Свернуть

Суд яшь җырчы Зәлиләгә 500 мең күләмдә штраф салган

Суд яшь җырчы Зәлиләгә 500 мең күләмдә штраф салган

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2021, 11:10

1314

0

Штраф күләме тагын 1 миллионга артырга мөмкин.

Суд яшь җырчы Зәлиләгә 500 мең күләмдә штраф салган
Суд яшь җырчы Зәлиләгә 500 мең күләмдә штраф салган. Штраф күләме тагын 1 миллион сумга артырга мөмкин икән. Бу хакта «Шәһри Казан» журналистына продюсер Рифат Фәттахов сөйләгән.

Рифат Фәттахов элегрәк Зәлиләне продюсерлык килешүен бозуда гаепләгән иде.

«Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгьвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш», — дигән Рифат Фәттахов.

«Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме — 1 млн. сум. Юристларыбыз, бу эшне дә җиңәрбез, дип ышандыра», — дип сөйләгән продюсер.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров