Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйсән Гимаева хыялын тормышка ашырган

Ләйсән Гимаева хыялын тормышка ашырган

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 10:15

1415

0

Ләйсән Гимаева хыялын тормышка ашырган
Җырчы Ләйсән Гимаева күптәнге хыялын тормышка ашырган.Ул кызы белән яңа дуэт яздырган. Бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында сөйләде.

«Таңсылуым белән күптәннән яңа дуэт яздырасы килгән иде, менә вакыты җитте. Гөлүсә Шаһбаннан сүзләр язып бирүен сорагач, әзер шигырен җибәрде. Укып чыгу белән нәкъ менә безгә туры килүен аңладым. Җыр «Әйбәт кеше булсаң үзең» дип атала. Темасы мәгънәле, тормышчан, минем хәзерге күңел халәтемне ачып сала торган… Ә көйгә килгәндә, Илдар Ногманов белән беренче музыкаль тандем булды бу. Беренчесе һәм соңгысы булмасын. Авторларга мең рәхмәт», — ди Ләйсән.

Бу хакта тулырак «Шәһри Казан» газетасыннан белә аласыз.

Фото: @leisan_gimaeva_official

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров