Онлайн трансляция

Свернуть

"Милли премия" лауреатлары һәм оештыручылары "Кәмит Җәвит" тапшыруында кыздырдылар

"Милли премия" лауреатлары һәм оештыручылары "Кәмит Җәвит" тапшыруында кыздырдылар

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 14:29

1222

0

"Милли премия" лауреатлары һәм оештыручылары "Кәмит Җәвит" тапшыруында кыздырдылар
ТНВ каналында чыгучы "Кәмит Җәвит" тапшыруында кунакта IX "Болгар радиосы" Милли премиясе оештыручылары һәм "алтын йолдыз" сынына дәгъва кылучы артистлар булдылар.

Тапшыру исә бик күңелле узды. Тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров кунакларны биетте дә, җырлатты да, такмаклар да әйттерде. Кыскасы, бик матур гына капка төбендә кич утыру булды бу.

Исегезгә төшерәбез, 11 декабрь IX "Болгар радиосы" Милли премиясе тапшыру тантанасы узачак. Кызганыч, концерт быел да онлайн форматта узачак, әмма тамашачыларга күңелсезләнергә сәбәп юк, чөнки концертны "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында туры эфирда карап булачак. Шулай ук тантананы "Болгар радиосы" ешлыгында да тыңлап була. Биредә заманча смартфон да уйнатылачак. Барлык мәгълүматлар да биредә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров