Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле - исемлек

"Болгар радиосы" IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле - исемлек

https://tnv.ru

11 Декабрь 2021, 22:40

1592

0

"Болгар радиосы" IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле - исемлек
Бүген — «Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды.

Әлеге олы вакыйгага әзерлек ел дәвамында барды, халык иң яхшы, иң зәвыклы җырларны үзе сайлады. Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек. Радиотыңлаучылар, тамашачырар куйган лайклар, комментарийлар, SMS хәбәрләр, шалтыратулар — барысы да үз ролен уйнады һәм бүгенге җиңүчеләрне — җиңүче ясады. «Болгар радиосы» радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.

Тантананы алыштыргысыз Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән «Иртәнге чәй», «Кайнар хит» тапшыруларының алып баручысы Эльвира Вилдан алып барды.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясенә: Ләйсән Мәхмүтова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Азат Абитов, Рәнис Габбазов лаек булды.

«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы"нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

• Фирдүс Тямаев «ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ»
• Винарис Илъегет «ИҢ ХИСЛЕ ҖЫРЧЫ»
• Зөфәр Хәйретдинов «ЙӨРӘКЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР»
• Ришат Фазлыйәхмәтов «ИҢ РОМАНТИК ҖЫРЧЫ»
• Винера Ганиева «ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ»
• Филүс Каһиров «ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ»
• Ландыш Нигмәтҗанова «КАБАТЛАНМАС ТАВЫШ»
• Алсу һәм Азат Фазлыевлар «ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ»
• Гүзәлия «ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНӘ КЕРГӘН ҖЫР»
• Мингол Галиев «ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ЛЕГЕНДАСЫ»
• Раяз Фәсыйхов «ИҢ ЛИРИК ҖЫР»
• Анастасия Макарова «ИҢ ЭЗЛӘНҮЧӘН ҖЫРЧЫ»
• Гүзәл Идрисова «ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОҢ»
• Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар «ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДУЭТ»
• Роман Плеханов «ЯҢА ИСЕМ»
• Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «ЕЛНЫҢ ГАИЛӘ ДУЭТЫ»
• Элмира Кәлимуллина «ИҢ ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ»
• Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем «ИҢ КРЕАТИВ ДУЭТ»
• Зинира һәм Ризат Рамазановлар «ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ»
• Илсөя Бәдретдинова «ИҢ ЗАМАНЧА ҖЫРЧЫ»
• Ришат Төхвәтуллин «ИҢ МОҢЛЫ ҖЫРЧЫ»



Концерт 11 декабрь 18:00 сәгатьтә башланды. Трансляцияне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карап һәм «Болгар радиосы"нда тыңлап булды. Вконтакте һәм YouTube челтәрләрендә дә туры эфир булды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров