Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: Әниле кешеләрдән көнләшәм, бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә

Илсөя Бәдретдинова: Әниле кешеләрдән көнләшәм, бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә

https://tnv.ru

17 Январь 2022, 12:08

1286

0

Илсөя Бәдретдинова: Әниле кешеләрдән көнләшәм, бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә
Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Инстаграм аккаунтында әнисен искә алып, бераз сагышланып алды.

"Еллар үткән саен әнигә ныграк охшый барам. Арыган чагым да булса..Яулык та бәйләсәм. Гел көзгедән әни карап тора кебек", дип яза җырчы.

Әгәр исән булсаң бар да бүтәнчә булыр иде,әни. Бу гади сүзләр генә түгел! Бу күңелдәге зур яра. Иртә киттең. Нык иртә. Гомер буе көне-төне эштә. Аннан кала маллар, кайнана, ир, өч бала. Мин 17 яшьтә чыгып киттем, ә 20 яшь чагымда син китеп бардың. Әллә ничек булды шунда.Минем сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, әни. Әни кешеләрдән көнләшәм. Йөгерәм-йөгерәм дә, бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә. Иркәләнешеп утырырга вакыт та булмады әйме, әни", дип язган Илсөя.

Фото: @ilsiiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров