Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова "хейтер"ларына җавап кайтарды

Ильмира Нәгыймова "хейтер"ларына җавап кайтарды

https://tnv.ru

25 Январь 2022, 10:21

4776

0

Ильмира Нәгыймова "хейтер"ларына җавап кайтарды
Социаль челтәрләрдә җырчы Ильмира Нәгыймованы ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң сөйләүчеләр, чәйнәүчеләр артып китте.

Ильмира үзенең Инстаграм аккаунтында "хейтер"ларына җавап хаты язган. Аның фикеренчә, күп комментарийларны башка аккаунтлардан апалар калдыра икән.

“Хөрмәтле башка аккаунтлардан язучы апалар. Мин сезне бик яратам! Рәхмәт вакытыгызны әрәм итеп hәрбер пост астында озын, "матур" комментарийларыгызны калдырасыз... Миңа игътибар бирәсез... Берүк мине чәйнәүдән туктый гына күрмәгез, алайса "статистика"м төшә. Мин сезгә "тема для обсуждения” табып торырмын, эшсез утырмас өчен “ - дип яза Ильмира.

Исегезгә төшерәбез, 10 ел бергә гомер иткәннән соң, Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышты. Гаилә дуэтының тамашачысы да икегә бүленде булса кирәк.

Фото: @ilmira.nagimova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров