Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова система астында ята

Илсөя Бәдретдинова система астында ята

https://tnv.ru

01 Февраль 2022, 12:19

6424

0

Кичә, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова авыру сәбәпле, концертларын күчерде дип язган идек.

Илсөя Бәдретдинова бүген дә хастаханәдә система астында ята. Җырчы тагын ике концертын күчерде.

“Тепмературам нормуль. Тавышым яшелле-зәңгәрле. Табиблар янымда. Кулдан килгәннең барын да эшлибез. "Әллә кайчан чирлисе булган икән... Бик кадерле кеше икәнемне аңламый да яшәгәнмен", - дип елмаеп система астында ятам әле менә. Минем организмның гомергә мондый кадер-хөрмәт күргәне юк иде. Ятып та ардым инде… Бермудский өчпочмак - карават, дару өстәле, туалет... Шул өчпочмактан чыга алмыйм чистый.
Уфа концертларына җайланам, Аллаһы бирсә. Бар да яхшы булыр. Хөрмәтле Баулы һәм Октябрьский тамашачылары алдында гафу үтенәм. Менә майда очрашабыз яме”, - дип яза Илсөя Бәдретдинова.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар