https://tnv.ru
07 Февраль 2022, 16:04
4403
0
Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага Башкортстанда "Человек года" (Ел шәһесе) исеме бирелде. Бу хакта җырчы үзе Инстаграм аккаунтында җиткерде.
“Бер уйламаганда Башкортстанда “Человек года” исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган “Күрше хакы - тәңре хакы” дигән сүз бар. Без, чынлап та, бик якын милләтләр. Без бергә булганда, бик көчле! Хөрмәтегез өчен, миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортостан!” - дип язган җырчы.
Илсөя Бәдретдинова 4 көн рәттән Уфада концертлар куйды. Бүләкне сәхнәдә Евгения Машко һәм Элвин Грей үзе тапшырган.
Фото: Ilsiiyabadretdinova

Бүлешергә
Комментарии 0