Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Икмәк заводы урамы участогы май аена кадәр ябык булачак

Казанның Икмәк заводы урамы участогы май аена кадәр ябык булачак

https://tnv.ru

18 Март 2022, 12:04

Бу суүткәргеч трассаларны, хуҗалык-көнкүреш канализациясен үткәрү эшләре белән бәйле.

Казанда Икмәк заводы урамы буенча хәрәкәт чикләнеше озайтылган. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 майга кадәр Икмәк заводы урамы буенча 1 нче бина, 1 нче бинаның 2 нче, 4 нче корпуслары янындагы участок транспорт һәм җәяүлеләр өчен ябык булачак.

Бу суүткәргеч трассаларны, хуҗалык-көнкүреш канализациясен үткәрү эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар