Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдүс Тямаев: "Әзрәк югалып торырбыз"

Фирдүс Тямаев: "Әзрәк югалып торырбыз"

https://tnv.ru

21 Март 2022, 17:07

9148

0

Фирдүс Тямаев: "Әзрәк югалып торырбыз"
Бу атнаны Россия халкы ияләнеп өлгергән социаль челтәрсез уздырды. Эш шунда ки, Роскомнадзор чит ил платформасының безнең илдә эшен чикләде. Генераль прокуратура Мета компаниясен экстремистик оешма дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итте. Утырыш бүген узды һәм мөрәҗәгатьне кабул итте. Бу - Метаның Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә карата тискәре мөнәсәбәт белдерелгән постларны бетермәвенә җавап буларак эшләнде.

Инстаграмны ябу татар артистларына да йогынты ясады. Алар меңләгән тамашачысы белән араны югалтты. Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз тамашачысы белән ВКонтактеда табышырга җыена, әмма әлегә югалышып торырга кирәк, ди җырчы.

"Мин, ябыла дигәч, кайгырмадым, каушамадым, шатландым. Бер ягы ябылса, димәк, әзерәк югалып торырбыз. Без артистлар буларак тамашачыга тәмле булырга тиеш. Үзебез дә бозылып беткән идек, дөресен генә әйткәндә. Телеграм канал бар. Аның белән бик кулланган юк, аңламыйм да, кызык та түгел. Шырый-шырый килә гел смслар. Шул контакт инде, шунда үзебезнең мәгълүматларны куеп барабыз", - диде җырчы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров