Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген җырчы Гөлназ Асаевага операция ясаячаклар

Бүген җырчы Гөлназ Асаевага операция ясаячаклар

https://tnv.ru

22 Март 2022, 09:21

9814

0

Бүген җырчы Гөлназ Асаевага операция ясаячаклар
Татар эстрадасының яшь артисты Гөлназ Асаевага бүген операция ясаячаклар. Бу хакта җырчы үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

"Иртәгә мине операция көтә. Барысы да әйбәт узар дип өметләнәм. Наркоздан бик нык куркам", - дип язган җырчы.

Гөлназ әлеге операция турында тулырак сөйләмәде. Комментарийларда тамашачының борчылып язган "Нәрсә булды соң балам, бик җитди операциямы?" дигән сүзләренә җырчы "шеш"(нежелательное новообразование) дип җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез, кичә Гөлназ Асаева өйдә дәвалану булышмагач, табибларга мөрәҗәгать иткән, дип язган идек.

Гөлназга тизрәк савыгуын, операциянең уңышлы узуын теләп калабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров