https://tnv.ru
25 Март 2022, 11:05
Бүген Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Салават Фәтхетдинов Башкортстан Республикасының югары бүләге - Халыклар Дуслыгы Ордены белән бүләкләнде. Орденны Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тапшырган.
Бу хакта үзенең телеграм каналында Башкортостан Республикасы башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Юльякшин хәбәр итте.
Халыклар Дуслыгы Ордены - Башкортстанның дәүләт бүләге. Ул 1998 елда булдырылган. Орден Халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә.
Фото: elvin_grey_music_official

Бүлешергә
Комментарии 0