https://tnv.ru
13 Апрель 2022, 15:54
Садыйровны иң гаҗәпләндергәне акчаның аз-азлап кына кимеп баруы түгел, ә товарларның нинди кибеттән алынганы булган икән.
Танылган алып баручы, редактор Айваз Садыйров караклар корбаны булган икән. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә язып чыкты.
"Банк картасын югалттым. Дөресрәге, кайдадыр өйдә булырга тиеш дип уйлап йөрдем. Карта фатирда яки икенче бер куртка кесәсендә генә булырга тиеш, дип, мин икенчесе белән түләп йөри башладым. Монысы табылганчы. Берәр атнадан табылды бу. Табылганын көтмәгән рәвештә белдем", - дип яза Айваз.
Карта табылганы, чынлап, бик кызык булган. Айваз эштә булганда телефонына картадан акча алыну турында смслар килә башлаган. "Ничек була инде бу? Үзем монда, үзем кибеттә!?", - дип яза "Манзара" алып баручысы.
Садыйровны иң гаҗәпләндергәне акчаның аз-азлап кына кимеп баруы түгел, ә товарларның нинди кибеттән (Глобус) алынганы булган икән. "Бу кибеткә кергәнем булмаса да, нәрсәләр сатканнарын чамалыйм", - дип шәрехли алып баручы.
Нәтиҗәдә, Айвазның картасыннан 1006 сумлык товар алганнар. Бу сумма күбрәк тә булыр иде. Картаның чын хуҗасы мобиль кушымта аша аны ябып өлгергән.
Фото: t.me/aivaz_sadyrov

Бүлешергә
Комментарии 0