Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдүс Тямаев: "Котлый аласыз, балам бар икән"

Фирдүс Тямаев: "Котлый аласыз, балам бар икән"

https://tnv.ru

27 Апрель 2022, 12:54

2644

0

Фирдүс Тямаев: "Котлый аласыз, балам бар икән"
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдә тагын бер кызыклы видеосын урнаштырды. Әле күптән түгел генә артист сәхнәдә егылган видеосы белән бүлешкән иде.

Бу юлы Фирдүскә тагын бер баласы барлыгын әйттеләр. «Мин сезгә беркемне дә хәтерләтмимме?», — дип башлый сүзен Фирдүснең җанатары.

«Бер ел элек шул ук сәхнәдә бер кыз сезгә маршрутный лист бүләк иткән иде. Аны сезгә мин бүләк иттем, ә сез мине 33нче бүлмәгә чакырган идегез. Сезнең концертта энергетика бик көчле булган ахыры, тугыз айдан соң мин бала таптым. Шуңа күрә телетапшыруларга: «Мин эстрада йолдызы Фирдүс Тямаевтан балага уздым», — дип барып була. Сезне тагын бер тапкыр котлыйм. Озак тора алмыйм, балам елый», — дип китеп тә бара.

Фирдүс сәхнәдә сүзсез кала, ә видео астында «Балам бар икән, котлый аласыз. Уф, мине сәхнәдә ниләр генә көтми», — дип язып куйган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров