Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгеннән Казанда "Георгий" тасмасын тарата башлыйлар

Бүгеннән Казанда "Георгий" тасмасын тарата башлыйлар

https://tnv.ru

27 Апрель 2022, 11:28

2000

0

Бүгеннән Казанда "Георгий" тасмасын тарата башлыйлар
Иртәгә, 27 апрельдә, Казанда Георгий тасмаларын тарату буенча акция старт ала. Быел волонтерлар 200 меңгә якын бәйрәм тасмасы таратачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Җиңү көне символын Г.Камал театры янындагы мәйданда һәм Ирек мәйданында, Җиңү һәм Меңьеллык паркларында, Петербург һәм Бауман урамнарында, шулай ук шәһәрнең сәүдә комплекслары һәм метро станцияләре янында урнашкан 15 пунктның берсендә алырга мөмкин булачак.

"Георгий тасмасы" акциясе 2005 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – совет халкының фашизмны нинди югалтулар аша җиңүе турындагы хәтерне саклау.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров