Онлайн трансляция

Свернуть

Руслан Кираметдинов кем белән дуэт башкарачак?

Руслан Кираметдинов кем белән дуэт башкарачак?

https://tnv.ru

04 Май 2022, 14:11

5146

0

Руслан Кираметдинов кем белән дуэт башкарачак?
Татар эстрадасы җырчысы Руслан Кираметдинов яңа дуэт яздырырга тели. Репетициядән видео интернетта пәйда булды.

«Рамил белән дуэт яздырсак ничек уйлыйсыз?», — дип яза үзенең телеграм каналында Руслан Кираметдинов.

Комментарийларда иҗатташ дусты Рамил Галимҗанов белән дуэтны күпләр хуплаган, араларында «ир кешегә хатын-кыз белән җырлау килешә», дип уйлаучылар бар. Моңа кадәр ул җырларын элекке хатыны Ильмира Нәгыймова белән башкара иде.

Эльмира аерылышудан соң Марат Яруллин белән дуэт яздырган булса, Русланның башка җырчылар белән башкарган җырлары әлегә юк иде.

Фото: t.me/kiramutdinov


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров