Онлайн трансляция

Свернуть

4 майда Казанның Меңьеллык мәйданы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак

4 майда Казанның Меңьеллык мәйданы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак

https://tnv.ru

04 Май 2022, 13:44

2529

0

4 майда Казанның Меңьеллык мәйданы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә әзерлек һәм бәйрәм итү көннәрендә Казанда транспорт хәрәкәте өчен берничә урам ябылачак. Казан мэриясе матбугат хезмәте сайтында ябылачак урамнарның исеме һәм вакыты бастырылды.

4 май көнне 19:00 сәгатьтән 00:00 сәгатькә кадәр, гаскәрләрнең тантаналы узуы репетициясен үткәрү вакытында, Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Ташаяк урамы ябылачак.

7 май көнне 16:30 дан 00:00 сәгатькә кадәр, театральләштерелгән эпилог репетицияләре һәм хәрби техника белән гаскәрләрнең тантаналы узуы вакытында, Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Ташаяк, Уң як Болак, Сул як Болак урамнары, Кремль дамбасы ике юнәлештә дә, Кремль яр буе урамы ябылачак.

8 майның 16:30 сәгатеннән 10 нчы майның 8:00 сәгатенә кадәр, театральләштерелгән эпилог репетициясе вакытында, Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Ташаяк, Уң як Болак, Сул як Болак урамнары, Кремль дамбасы ике юнәлештә дә, Кремль яр буе, Декабристлар урамнары (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) ябык булачак.

8 майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 22:00 сәгатенә кадәр, Җиңү паркындагы чаралар вакытында, Ямашев проспектыннан Волгоград урамына кадәр Бондаренко урамы ябык булачак.

9 май көнне 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, «Үлемсез полк» акциясен уздырган вакытта, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары ябык булачак.

9 май көнне 19:00 дән 23:00 гә кадәр, бәйрәм программасын уздырган вакытта, С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә ябылачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров