Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Асаеваны нәрсә акылдан яздыра?

Гөлназ Асаеваны нәрсә акылдан яздыра?

https://tnv.ru

19 Май 2022, 15:20

1534

0

Гөлназ Асаеваны нәрсә акылдан яздыра?
Популяр җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрендә өйдәге эшләрдән зарланды. Җырчы, ире Вильдан эштә булганда, өч көн бала белән өйдә утырган. Гөлназның өй эшләреннән кала эстрада эшләре дә бер вакытка туры килгәч, кыенрак булган.

"Бу, чыннан да, тәмуг газаплары кебек. Көндәлек эшләр туйдырды. Мин биш минут саен идән, савыт-саба юарга, урын өстен алмаштырырга яратмыйм. Озак вакыт өйдә утыручы әниләр, кызлар, мин сезнең алда баш иям. Ничек сез өйдә шулай озак утырасыз, өйдәге эшләрне башкарасыз?! Акылдан язасың бит», – диде җырчы видеосында.

Хәзерге вакытта җырчы концерт программасын төзү белән дә мәшгүль икән. Гөлназ көз айларында гострольләргә чыгачагын да әйтте.

Фото:

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров