Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Фазлыйәхмәтовны нигә суд приставлары тоткарлаган?

Ришат Фазлыйәхмәтовны нигә суд приставлары тоткарлаган?

https://tnv.ru

27 Май 2022, 09:32

5000

0

Ришат Фазлыйәхмәтовны нигә суд приставлары тоткарлаган?
Кичә татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов "Татнефть Арена"да чыгыш ясарга тиеш булган, әмма суд приставлары моңа юл куймаган. Ришат үзенең телеграм каналында моңа аңлатма биреп китте. Эш аның элекке хатыны белән бәйле икән.

"Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмат чыгар - кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм!", - дип башлый ул мөрәҗәгатен.

"Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче иде, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр, Аллаһ боерса!", - ди ул.

Ришат өстәп тамашачыларына шуны да әйтә: "Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баламнан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм,- дигән максат яшәп килде һәм яши дә! Һәрбер мәсәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. 5 минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый",  - дип яза җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Риашт Фазлыйәхмәтов узган елны хатыны Эльмира (Тәтишка) белән никах укытты. Ришатның беренче хатыныннан Искәндәр исемле улы бар, ул әнисе белән яши.

Фото:  t.me/rishat_fazliakhmetov

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров