https://tnv.ru
26 Май 2022, 17:34
3942
0
Бу Борхан Шаһиди урамында трамвай юлларын күчерү белән бәйле.

28 һәм 29 майда Казанда 5а номерлы трамвай хәрәкәте маршруты үзгәрәчәк. Бу Борхан Шаһиди урамында трамвай юлларын күчерү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Шулай итеп, трамвайлар «Тимер юл вокзалы» тукталышыннан «Глазунов урамы» тукталышына кадәр кыскартылган маршрут буенча йөриячәк. Хәрәкәт схемасыннан Глазунов урамында Колхоз базарыннан борылыш боҗрасына кадәрге участок төшеп кала, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» предприятиесендә.
№5 маршрут буенча трамвайлар хәрәкәте схемасы үзгәрешсез калачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0