Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән (ВИДЕО)

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән (ВИДЕО)

https://tnv.ru

16 Июнь 2022, 12:02

3084

0

Җырчы Ваһапов фонды белән контракт нигезендә 7 ел эшләгән

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән (ВИДЕО)

«Хәерле көн, дуслар! Мин хәзер сөйләргә җыенган мәгълүматны күпләр ишетте бугай. Ләкин мин аны рәсми рәвештә игълан итәргә тиешмен, чөнки минем өчен бу бик зур вакыйга.

Ваһапов фонды белән контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң мин Ваһапов лейблыннан киттем. Киттем дип әйтү дә дөрес түгел, мин анда хәзер юк, мин хәзер ирекле артист һәм русча әйткәндә «сам себя представляю».

Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллага шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр эшләп чыктык. Рифат Әхмәтович белән дә, фонд белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә шулай булыр дип ышанып калам.

Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек дип саныйм. Икенче яктан күңелсез, чөнки 7 ел ул аз вакыт түгел. Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Рифат Әхмәтовичка мине, беркем дә белмәгән егетне күреп, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарганы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ул миңа 7 ел элек «эстрадага чыгарам, йолдыз, артист ясыйм» дип вәгъдә бирде һәм үз сүзендә торды. Ул үз эшенең чын остасы.

Эстрада гына түгел әле, монда мин үземнең мәхәббәтемне табып, гаилә дә корып җибәрдем. Рифат Әхмәтович мине мәдәният институтына, Винера Ганеева классына укырга кертте. Винера Ганеевага да зур рәхмәт, минем иҗатымда ул бик зур роль уйный. Барлык Ваһапов фондында эшләүче коллективка да рәхмәт әйтәсем килә.

Мин фондтан киттем дә, концертларда башка күренмәячәкмен дигән сүз түгел. Алла Боерса, әле зур проектлар булыр, аларда күрешербез, җырларбыз, эшләрбез.

Шушы 7 ел минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды, чөнки мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем, ишеттем, белдем, аңладым, бик күп кешеләр, шәхесләр белән аралаштым. Рәсәйнең иң зур залларында, чит илләргә барып чыгышлар ясадым. Мин боларны беркайчан да онытмаячакмын.

Иҗатка килгәндә, бу вакыйга минем иҗатым өчен «переломный» вакыт. Бу миңа бик күп мотивация бирә. Мин иҗат итәргә ашкынып торам. Яңа җырлар әзерли башладым, сез аларны тиздән ишетерсез. Яңа клиплар, яңа образлардагы чыгышларымны да күрерсез. Әлбәттә, бу җаваплы чорда миңа сезнең терәк булуыгыз бик кирәк.

7 ел эчендә сезнең, гаиләмнең ярдәменнән башка мин бер нәрсә дә эшли алмаган булыр идем, бернигә дә ирешә алмаган булыр идем.

Алга таба да бергә булырбыз дип ышанып калам. Мин моңа шикләнмим, чөнки минем тамашачыларым иң яхшылары. Шушы яңа «вызов"та да миңа сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Һәрберезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергә булыйк», — дигән җырчы.

Видео Азат Абитовның социаль челтәрләреннән алынды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров