Онлайн трансляция

Свернуть

Гүзәл Уразова: "Соңгы тапкыр Хәния апа миңа шалтыратканда.."

Гүзәл Уразова: "Соңгы тапкыр Хәния апа миңа шалтыратканда.."

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 13:10

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Башкортстанда Хәния Фәрхи музеенда булган. Телеграм каналындагы тамашачылары белән легенда Хәния Фәрхи белән соңгы сөйләшкәнен язган.

Соңгы тапкыр Хәния апа миңа шалтыратканда: "Гүзәл сәлам, хәлләрегез ничек, кайларда йөрисез? Эх, күрешергә иде, күрешеп булмый инде", - диде.

"Хәния апа нишләп алай дисең, күрешәбез әле, Алла бирса", - дидем. "Мин бит сезне яратам, кунакка килегез әле рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз", - дип кунакка чакырды.

"Озак сөйләштек без аның белән. Күңелендә булганын сөйләде миңа. Хушлашу шалтыратуы булгандыр күрәсең. Урының оҗмах түрәләрендә булсын Хания апа", - дип яза Гүзәл.

Фото: t.me/guzelurazova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар