https://tnv.ru
28 Июнь 2022, 11:42
2166
0
Фирдүс Тямаев үз концертларында «Китмә» җырын танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе, дусты Лилия Гафуровага багышлаячак. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрендә белдерде.
Лилия Фирдүс Тямаев иҗатын яраткан. Автоһәлакәткә эләгер алдыннан да ул Фирдүс Тямаевның «Китмә» җырын тыңлаган булган. Бу хакта Лилиянең сторислары сөйли.
«Китмә» җырын Лилиягә багышларга Гүзәл тәкъдим ясады. «Халык алдында бу җырны Лилиягә багышларга сорыйм. Ул синең иҗатыңны бик яратты», — дип язган ул.
«Концертларымда «Китмә» җыры дустым Лилиягә багышланачак», — дип Фирдүс Тямаев җавап кайтарган.
Исегезгә төшерәбез, «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың гаиләсенә зур кайгы төште, дип язган идек.
Фото: Вконтакте

Бүлешергә
Комментарии 0