https://tnv.ru
29 Июнь 2022, 13:21
6924
0
Татар эстрадасының популяр артисты Ильмира Нәгыймова үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларының берсендә кайчан кияүгә чыгачагын әйткән.
Шушы көннәрдә Ильмира сорау-җавап сәхифәсе оештырган иде. Шунда берсе «Кайчан кияүгә чыгасыз?», дип сорау биргән.
- Яңа гына шуннан бит әле мин. Картайгач чыгармын әле, — дип шаяртып җавап кайтарды җырчы, дип яза Матбугат.ру порталы.
Исегезгә төшерәбез, 12 октябрь татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова 10 ел бергә гомер кичергәннән соң ире белән аерылуы турында, аның аңа янавы турында хәбәр итте.
Ильмира үзенең Инстаграм аккаунтында видео һәм фотолар урнаштырды. Тамашачы бу очракта икегә аерылды. Берәүләр җырчыны яклап чыкты, ә икенчеләре исә гаилә хәлен киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәкми иде дип саный.
Фото: t.me/ilmiranagimovaa

Бүлешергә
Комментарии 0