Онлайн трансляция

Свернуть

Дилә Нигъмәтуллина Мәскәүдә булган хәлне сөйләде: "1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара.."

Дилә Нигъмәтуллина Мәскәүдә булган хәлне сөйләде: "1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара.."

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 14:38

1845

0

Дилә Нигъмәтуллина Мәскәүдә булган хәлне сөйләде: "1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара.."
Дилә Нигъмәтуллина үзе һәм абые Булат Нигъмәтуллин белән Мәскәүдә булган хәлне социаль челтәрләрдә уртаклашты.

"Мәскәүдәге маҗараларымны сөйлим әле", - дип башлый сүзен Дилә. "Бик матур парның туена килгән идек. Ә Булатны тагын бер мәҗлескә чакырдылар. Вакыт буенча җитешергә тиеш. Чарадан соң мин аэропортка, Булат икенче туйга киттек", - дип яза җырчы.

Аэропортка барып җитәрәк кенә, Дилә Булатның вакытка сыешмаганын сизеп ала.

"Абыйны көтеп басып торам. Очып китәргә 40 минут кала, ә ул 30 минут кала таксига гына утырды. Җитешә алмас дип уйлыйм. 10 минут кала аэропортка керде. Мин стойкадагы апага: "Керде бит инде, азрак кына көтик", -, дидем. "Девушка, идите, пожалуйста, в самолет, посадка заканчивается", - диделәр. 1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара. Минем сөенгәнне күрсәгез", - дип яза Дилә.

Нәтиҗәдә, Булат та, Дилә дә исән-сау гына үз вакытында Казанга кайтып җиткәннәр.

Фото: Вконтакте



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров