Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Альберт Нурминский никахы турында: "Өйләнүемә үзем дә шаккаттым"

Җырчы Альберт Нурминский никахы турында: "Өйләнүемә үзем дә шаккаттым"

https://tnv.ru

30 Июнь 2022, 10:52

1357

0

Җырчы Альберт Нурминский никахы турында: "Өйләнүемә үзем дә шаккаттым"
Бүген рус эстрадасының танылган артисты, яшьләр «кумир"ы Альберт Нурминский «Болгар радиосы» студиясендә кунакта булды. «Иртәнге чәй» тапшыруында җырчы үзенең өйләнү тарихын сөйләп китте.

«Хәзер иртән үзем ашарга пешермим. Бу инде Алсуның вазыйфасы. Өйләнгәнемә үзем шаккаттым», — ди Альберт.

«Алсу белән без өч еллап дуслашып йөрибез. Мин төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйм, еш кына авырыйм, күз тия. Минем әби дә өшкерүче, төрле муллалар янына да барам. Берюлы бер мулла «Альберт, күзләр тигән, һәрчак кеше янында йөрисең. Ә нигә әле син никах укытмагансың? Сиңа никах укытырга кирәк», диде ул.

Альберт озак уйлап тормаган. Җомга көнне Норма авылы мулласына шалтыраткан, ә якшәмбе көнне никах укытканнар. «Туганнар барысы да шаккаттылар. Көтмәгәндә булды бу. Алсуның туганнары Башкортстанның Туймазысыннан ук тиз арада килеп җиттеләр», — ди җырчы.

Альберт тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә. 19 июнь Туймазы кызы Алсу белән никах укытты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров