Онлайн трансляция

Свернуть

Альберт Нурминский Салават белән җыр яздыра?

Альберт Нурминский Салават белән җыр яздыра?

https://tnv.ru

30 Июнь 2022, 14:00

Бүген рус эстрадасының танылган артисты, яшьләр «кумир"ы Альберт Нурминский «Болгар радиосы» студиясендә кунакта булды. «Иртәнге чәй» тапшыруында җырчы үзенең, әгәр мөмкинлек чыкса, Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов белән бергә җырларга каршы булмаганын әйтте.

Эфир барышында Илнар Йосыпов Альбертка «Татар эстрадасы артисты белән коллаборация ясарга теләк юкмы?», — дип сорады.

«Минем бит инде Радик белән (Элвин Грей) җырлаганым бар. Башка җырчылар белән дә коллаборация бар. Без алар белән дуслар, аралашып торабыз», — диде ул.

Илнар: — Мәсәлән, Салават белән, диде.

«Аның белән таныш, сөйләшкән юк. Булса каршы түгел, без бит бер җирдә үсәбез. бер эш эшлибез. Үзебезнең тел, Казан, Татарстан өчен мин әзер», — диде ул.

Альберт тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә. 19 июнь Туймазы кызы Алсу белән никах укытты.

Фото: социаль челтәрләр


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар