Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Сәфәрова казанлылар өчен бию аэробикасы буенча мастер-класс үткәрәчәк

Гөлназ Сәфәрова казанлылар өчен бию аэробикасы буенча мастер-класс үткәрәчәк

https://tnv.ru

11 Июль 2022, 15:56

3302

0

Гөлназ Сәфәрова казанлылар өчен бию аэробикасы буенча мастер-класс үткәрәчәк
Танылган алып баручы, "Мин" тапшыруы авторы Гөлназ Сәфарова казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бию аэробикасы буенча бушлай дәрес уздырачак.

12  июльдә Казанның Горки-Әмәт урманында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә чираттагы дәрес узачак. Бию дәресен Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова үткәрәчәк.

Спорт дәресенә теләсә кайсы яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге теләүчеләр килә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Уңайлы спорт һәм аяк киеменнән килергә киңәш ителә.

Күнекмәләр 12 июльдә, 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Горки-Әмәт урманы сәхнәсе.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров