Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров Эльбрус тавында татар биюен башкара - видео

Данир Сабиров Эльбрус тавында татар биюен башкара - видео

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 13:20

1343

0

Данир Сабиров Эльбрус тавында татар биюен башкара - видео
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров хәзерге вакытта Эльбрус тавының югары ноктасына менә. Җырчы тауда татар милли биюен башкарды. Данир Сабиров видеолары белән телеграм каналында уртаклашты.

Кичә Данирның хәле турында язган идек, чөнки тауга менү ансат кына түгел.

«Төрлечә була: бик ашыккан чаклар да, өшегән дә. Зарлануым түгел», — диде ул.

Җырчы сүзләренчә, алар 7-8 сәгать юлда булырга мөмкиннәр. 3200 метр югарылыкка менгәндә артистның биленә дә «бәргән». Хәзер алар инде 4750 метр биеклеккә менеп җиткәннәр. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Исегезгә төшерәбез, Данирның дусты, танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Грузиядәге Казбек (5033м) тавына менеп җиткән дип язган идек. Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров