Онлайн трансляция

Свернуть

Элвин Грей: кичә сәхнәдән китәм диде, бүген яңа җыр чыгарды

Элвин Грей: кичә сәхнәдән китәм диде, бүген яңа җыр чыгарды

https://tnv.ru

12 Август 2022, 14:31

2677

0

Кичә җырчы татар һәм башкорт эстрадаларыннан китүен белдергән иде.

Элвин Грей: кичә сәхнәдән китәм диде, бүген яңа җыр чыгарды
Кичә татар һәм башкорт эстрадасыннан китүен белдергән Элвин Грей( Радик Юльякшин) ике телдә дә үзенең яңа(соңгы) җырын чыгарды.

Радик Мәскәүгә күченә. Шул сәбәпле, ул 2022 елда татар һәм башкорт телләрендә җырлар чыгармаячак. Җырчы китәр алдыннан үзенең соңгы җырын чыгарырга вәгъдә биргән иде. Инде бүген үк Элвин Грей "Исеңдәме?" җырын тамашачыларга тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, кичә Элвин Грей тамашачыларына зур белдерү белән мөрәҗәгать итте. Ул үз репертуарында рус җырлары күп туплануын әйтә һәм Казан белән Уфа арасында йөреп аларны таныту авыр булуын белдерә. «Тиздән мине федераль каналларда күрерсез дип өметләнәм», дип яза җырчы.

Җырчы үзенең карарын өнәп бетермәүчеләр дә, киң колач җәеп кабул итүчеләр булуын да аңлый. Ул 2022 елда татар һәм башкорт җырларын башка чыгармыйм дисә дә, милли эстрадада «пауза» алу быел белән генә чикләнмәс кебек тоела. Элвин Грей үзенең постында иҗат юлын башларга ярдәм иткән шәхесләргә рәхмәтен белдерде. Алар арасында Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева да бар.

Фото: t.me/elvin_grey_music_official

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров