Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабировның әтисе Үзбәкстанда зиратта: "Менә, бу урын сиңа булыр"

Данир Сабировның әтисе Үзбәкстанда зиратта: "Менә, бу урын сиңа булыр"

https://tnv.ru

24 Август 2022, 16:24

996

0

Данир Сабировның әтисе Үзбәкстанда зиратта: "Менә, бу урын сиңа булыр"
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров әтисе һәм энекәше белән Үзбәкстанда. Биредә ул әтисе ягыннан туганнарында кунакта.

Алар Данирның әби-бабасы җирләнгән урыннарда булды. Шул вакытта әтисе "Менә бу урын сиңа булыр, бу урын Назыйрга", - дигән. "Уф, әти бигрәк ади кеше инде минем", - дип сөйли Данир. Җырчы сөйләгәнчә, һәр мөселман кайда туган, бөтен нәселе белән, бер урында җирләнергә тиеш. Үзбәкстанда кешене башкача күмәләр: җирне ике метр казысаң, су чыга, ди. Шуңа күрә, туфракны күтәртәләр. Данирның әтисенең туганы бөтен нәсел өчен зияратта урын алып куйган.

Җырчы Үзбәксанда булган традицияләрне дә сөйләп китте. Мәсәлән, берәр үзбәк Россиядә үлсә, ә туганнарының җәсабын алып кайтырга акчасы булмаса, бөтен урам җыелышып ярдәм итә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров