Онлайн трансляция

Свернуть

Айгөл Бәриева: “Кайгыда үземнең генә калганым юк иде әле”

Айгөл Бәриева: “Кайгыда үземнең генә калганым юк иде әле”

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 13:33

1378

0

Танылган җырчы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында ире Линар турында сөйләде.

Айгөл Бәриева: “Кайгыда үземнең генә калганым юк иде әле”
Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бәриева ТНВ каналында чыгучы “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруының чираттагы кунагы булды.

Исегездә булса, Айгөл тапшыруның иң беренче кунагы иде. Ул вакытта Айгөл әтисе турында сөйләгән иде. Хәзер исә, вакытыннан алда китеп барган ире Линар турында аралаштык.
Айгөл сүзләренчә, ул бу тапшыруга шул ук хәлдә калган күп хатын-кызларга көч өстәргә килгән.

“Линар тормышымның иң авыр вакытында булды. Шуннан башлап бөтен тормышым аның белән узды. Ул, 25 ел дәвамында, минем өчен - әти дә, әни дә, абый да, дустым да, ирем дә, яраткан кешем дә булды. Кайгыда үземнең генә калганым юк иде әле”, - дип сөйли Айгөл Бәриева.

Җырчы балалары, дуслары һәм тамашачылары ярдәм итүләре һәм көч биреп торуларын әйтте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров