Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылылык бирү сезоны вакытыннан алда башланды

Казанда җылылык бирү сезоны вакытыннан алда башланды

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 14:10

1279

0

Казанда җылылык бирү сезоны вакытыннан алда башланды
Бүген Казанда вакытыннан алда җылылык бирү башланган. Беренче чиратта җылылык балалар бакчаларына һәм шәһәрнең башка социаль учреждениеләренә гаризалар буенча биреләчәк. Шундый бурычны "эшлекле дүшәмбе"дә Казан Мэры Илсур Метшин куйды, дип хәбәр итә Казан мэриясе мабугат хезмәте. Хәзерге вакытта 13 сәламәтлек саклау учреждениесенә җылылык бирелгән.

Бүгенгә 5760 йорт, яки шәһәрнең торак фондының 97 % ы ягу сезоны башлануга әзер. Калган 160 йортның 38ендә бу атнада капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрне кабул итү бара, калганнарында юдыру һәм опрессовка актларын рәсмиләштерү тәмамланып килә.

Исегезгә төшерәбез, әгәр 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус торса, ягу сезоны башлана.

Фото: kzn.ru



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров