Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Гүзәл Уразова кайнар ноктада хезмәт итүче егетләргә ярдәм җибәрәчәк

Җырчы Гүзәл Уразова кайнар ноктада хезмәт итүче егетләргә ярдәм җибәрәчәк

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2022, 10:46

931

0

Җырчы Гүзәл Уразова кайнар ноктада хезмәт итүче егетләргә ярдәм җибәрәчәк
Кичә Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанда юбилей концертларын башлады. Моннан 20 ел элек җырчы сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган. Концерттан җыелган акчадан Гүзәл матди ярдәм күрсәтәчәк.

“Җыелган акчалардан әлеге вакытта кызу нокталарда хезмәт иткән егетләргә матди ярдәм, кирәк-яраклар җибәрәбез. Барысы да яхшы булсын, я Раббым. Без бергә”, - дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары игълан итте.

Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров