Онлайн трансляция

Свернуть

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән аерылуда үзен гаепле саныймы?

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән аерылуда үзен гаепле саныймы?

https://tnv.ru

25 Октябрь 2022, 15:54

3770

0

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән аерылуда үзен гаепле саныймы?
"Шәһри Чаллы" газетасында эшләүче коллегаларыбыз популяр җырчы Руслан Кираметдиновтан интервью алганнар. Биредә ул иҗаты турында сөйли, шулай ук элеккеге хатыны Ильмира Нәгыймовага кагылышлы сорауларга да җавабын әйтә.

Кем соң ул Руслан? Тумышы белән кайдан? Нәрсәләр турында хыялланган? Гаиләсендә булган хәлләрне ничек кичерә?

– Мин Чаллы егете. Әтием Менделеевск районы Сарсаз, әнием Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылыннан. Ике якны да тигез күреп үстек, балачак күбрәк авылда үтте. Шулай да әни ягына, Яңа Иштирәккә ешрак кайта идек. Анда икетуган абыйлар белән техника арасында буталып үстек. Олы абыйлар йөк машиналарын ремонтлаганда без малай-шалай гел шул тирәдә була идек. Авылда башка эшләр, башка рәхәтлекләр дә җитәрлек. Су керү, печән эшләү, бакча, көтү... Миңа болар барысы да ошый иде. Әбиемә сүз дә биргәнемне хәтерлим. Укуларны тәмамлап, шәһәрдә эшләрне бетергәч, авылга синең янга кайтам, дидем аңа. Күп итеп мал-туар үстерермен, абыйлар белән урман кисәргә йөрермен, дидем. Ул сүзләр Аллаһның амин дигән чагына туры килгәндер. Хәтерлисезме, 2020 елда дөньяда пандемия башланды. Кризис булды ул. Без артист халкы да эшсез калдык. Күңел ачу чаралары тыелды. Гаиләне туйдырырга кирәк бит. Шул чакта урман кисәргә туры килде миңа. Зур йөк машиналары белән агач кисәргә йөрдек. Шулай итеп урманчы да булып алдым. Кызганыч, әби генә исән түгел иде.

– Алайса Башкортостанда синең исем бирелгән урамга нәсел тамырларың тоташмаган икән? Аның тарихы ничек?

– Бервакыт җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз шалтыратып, Башкортостанда яңа төзелеп килгән Завидово поселогының төп урамына минем исемне бирергә теләүләрен әйтте. Мин моны шаярту дип кенә кабул иттем, ышанмадым. Урамга кеше исемен үзе үлгәч кенә бирәләр бит, дим. Кайтсам, чыннан да шулай. Хәтта махсус таныклыгы да бар. Гадәттә, мондый игътибар күрсәтелгәч җавап та бирәсе була. Тик миңа эш йөкләүче булмады.

– Иң яратып башкара торган җырың кайсы? Аның язылу тарихы ничегрәк?

– Иң яраткан җырым – «Бәгырең таш булса». Бу җырны 9нчы класста чагында тарих дәресендә утырганда тиз генә язып куйдык. Икенче классташым Руслан сүзләрен язды, мин көен. Озак та үтми, бу җыр «Күңел» радиосында чыкты. Аннары аны Казанда ишетеп алдылар. Соңрак халык яратып кабул иткән «Сөеп туймадым», «Кеше бәхетеннән көнләшмәгез!», «Ташлап китмә» җырлары дөньяга чыкты.

– Балалар белән булырга да вакыт табасың? Социаль челтәрләрдән күргәнебезчә, еш күрешәсез икән.

– Әлбәттә, улым Камил, кызым Ясминә белән һәрвакыт телефоннан элемтәдә торабыз. Мәктәпкә, бакчага барганда да, аннан чыккач та миңа шалтыраталар. Очрашсак инде, кайда телиләр шунда алып барам. Әмма аларга кайдадыр бару яки бармау мөһим түгел. Бергә үткән вакыт кадерле. Социаль челтәрләргә килгәндә, мин ул нәрсәне, гомумән, яратып бетермим. Анда озак утырганым да юк. Кәеф булса гына кайчак фото урнаштырам.

– Руслан, газета укучыларыбыз сорый: Ильмира белән аерылуда Руслан үзен гаепле саный микән?

– Юк, санамыйм.

– Илмира бер интервьюда безнең тавышлар туры килми иде диде. Шулай дуэт җырлап йөрдек диде. Бу шулаймы?

– Чыннан да, тавышлар туры килми безнең. Тырыша идек. Ильмира үзенчә җырласа да, күбрәк мин яраклаша идем.

– Аерылу беркайчан да тетрәнүсез булмый. Бу вакыйгадан соң синең турыда эчә икән дигән сүз таралды. Алайса ничек соң иҗатка көч таптың? Нәрсә булыша? Аерылышкач синең популярлыгың артып та китте сыман?

– Үзем. Ничек яшәгәнмен, шулай дәвам итәм. Иҗат итәм, концертларга әзерләнәм, балаларымны кайгыртам. Тугры дуслар, яраткан тамашачым бар. Социаль челтәрдә күрдем, эчә, кыйный, сугыша дип яздылар. Комментарийларга исең-акылың китәрлек. Миндә бер сорау туа, аларны язучылар үзләре бер дә эчми микәнни соң?! Артистларны гомер сөйләгәннәр инде ул. Бәлки сөйләргә тиешләрдер дә. Ачу килгәндә андыйларга үзегезне белегез диясе килә. Ә болай, бәхетле булыгыз дим! Һәрнәрсәнең позитив, яхшы ягын табарга кирәк. Тик мондый ямьсез сөйләүләр татар халкына хас түгел. Мин моны күңелем белән бер дә кабул итә алмыйм. Кызганыч, соңгы арада артистлар да, кешеләр дә, чит илләрдән күреп, шул начар нәрсәне гадәткә кертеп җибәрде. Татар моңын, аның колоритын, гомумән, татарлыкны югалтмаска кирәк безгә!

Фото: vk.com/kiramutdinov


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров