Онлайн трансляция

Свернуть

Резедә Төхфәтуллина театрдагы эшчәнлеге турында: "Кыяфәт бирелмәгән инде миңа"

Резедә Төхфәтуллина театрдагы эшчәнлеге турында: "Кыяфәт бирелмәгән инде миңа"

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2022, 14:36

888

0

Резедә Төхфәтуллина театрдагы эшчәнлеге турында: "Кыяфәт бирелмәгән инде миңа"
Татарстан Республикасының халык артисткасы Резедә Төхфәтуллинага иң еш бирелә торган сорауларның бер - "Ул театрда нишли?". Күп тамашачылар Резедә ханымны, театр эшчәнлеген онытып, җырчы буларак таный. "Манзара" тапшыруында без үзеннән сораштык.

"Мин быел Тинчурин театрында 33нче сезонымны эшлим. Чыннан да, күбрәк күренгәнгә, халык мине җырчы буларак белә. Соңгы елларда сәхнәдә азрак күренәм, әмма минем эш урыным шул. Аллага шөкер, пенсия дә килә башлады", - дип сөйләде Резедә Төхфәтуллина.

"Кешенең уенда лирик геройны - "Джульетта"ларны уйнау теләге бар. Нишлисең, Ходай тәгалә андый кыяфәт бирмәде инде, хыялланмадым да. Миңа Кабаниха, Шүрәле, Су анасын уйнау текәрәк тә", - диде актриса үзенең рольләре турында.






Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров