https://tnv.ru
03 Ноябрь 2022, 16:29
1580
0

ТНВ "Хәситә" дигән фильны төшерә башлады. Яшь артист Илгиз Шәйхразиев төп рольләрнең берсен уйнаячак. Роле әлегә сер булып кала, әмма җырчы "интрига"ны тудыра.
"Кешеләр мине сәхнәдә матур, яхшы итеп күрәләр, ә "Хәситә" мюзиклында ТНВ тамашачысы минем чын йөземне күрәчәк", - дип шаярта Илгиз.
"Хәситә" ТНВ экраннарында Яңа ел төнендә чыгачак. Сезгә мюзиклда уйнаячак төп актерларыбызны таныштырасыбыз килә. Аларның һәрберсенең геройлары кызыклы һәм үзенчәлекле булачак. Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары - Айдар Галимов, Дания Нуруллина, Эльмира Кәлимуллина, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Винарис Илъегет, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗанов, Илгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.
Нигездә, кечкенә Әминә белән булган маҗаралар ята. Төп герой олылар дөньясында яшәргә өйрәнә, ләкин бу ансат кына түгел. Гаилә һәм дуслар булганда барысы да җиңелрәк тоелачак. Әминә Мортазина - "Балачак җыры" һәм "Яңа татар җыры" конкурслары җиңүчесе.

Бүлешергә
Комментарии 0