Онлайн трансляция

Свернуть

Татар эстрадасының ир-ат артистлары хәйрия концерты оештыра - видео

Татар эстрадасының ир-ат артистлары хәйрия концерты оештыра - видео

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2022, 11:04

914

0

Җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәмгә тотылачак.

Татар эстрадасының ир-ат артистлары хәйрия концерты оештыра - видео
Татар эстрадасы артистлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыра. Анда Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Булат Нигъматуллин һәм башка популяр җырчылар катнашачак.

Әлеге концерт "Бергәлектә - көч" дип атала. Ир-егетләр тыңлаучыларның күңеленә үтеп кергән җырларын башкарачак. "Киек каз юллары", "Туган якка кайтып барам", "Яшик дуслар бергәләп". Билет сатудан җыелган акча егетләребез өчен кирәк-яраклар алуга тотыла. Тулырак ТНВ репортажында.

Тамашаны әзерләгәндә мобилизацияләнгән егетләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Көтелмәгән чыгышлар да булачак, диләр. Хәйрия концерты 21 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узачак. 12+


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров