Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин нинди җырларын башка җырламаячагын әйтте. Кызганыч! Штраф салганнар

Ришат Төхвәтуллин нинди җырларын башка җырламаячагын әйтте. Кызганыч! Штраф салганнар

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 10:32

1619

0

Ришат Төхвәтуллин нинди җырларын башка җырламаячагын әйтте. Кызганыч! Штраф салганнар
Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин тамашачыларына ошап бетмәслек хәбәр җиткерде. Җырчы «Яланаяк балачагым» һәм «Китмә, сандугач» җырларын башка җырламаячак. Ришатка, авторлык хокукларын бозган өчен, зур күләмдә штраф салганнар. Бу хакта Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларның берсендә хәбәр итте.

«Әлеге җырларыбызны без концертлардан алып куярга мәҗбүр. Чөнки авторлык хокуклары бездә түгел. Шундый халык күңеленә кергән җырларны җырларга рөхсәт юк. Инспекторлар концертка киләләр, төшерәләр. Казан концертында халык бик сорагач, «Китмә, сандугач»ны башкардык. Хәзер без зур суммада акча түләргә мәҗбүрбез. Кызганыч. Әлеге җырларны без дә җырламасак, бу нәрсәгә илтә? Аларны җырлаудан тыюда шәхсән бер мәгънә дә күрмим. Мин әлеге җырларны башка концертта җырламыйм», – дип сөйләде җырчы.

Ришат әлеге гамәлләрне кем тарафыннан эшләнгәне турында бер сүз дә әйтми.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров