Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" Х Милли музыкаль премиясе лауреатлары билгеле - исемлек

"Болгар радиосы" Х Милли музыкаль премиясе лауреатлары билгеле - исемлек

https://tnv.ru

10 Декабрь 2022, 21:45

1736

0

"Болгар радиосы" Х Милли музыкаль премиясе лауреатлары билгеле - исемлек
Бүген — «Болгар радиосы» Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Пандемия чорында әлеге зур концерт тамашачыларсыз узды. Быел исә «Болгар радиосы» X Милли музыкаль премиясендә буш урыннар табып булмады.

Алтын йолдыз бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек. Радиотыңлаучылар, тамашачырар куйган лайклар, комментарийлар, SMS хәбәрләр, шалтыратулар — барысы да үз ролен уйнады һәм бүгенге җиңүчеләрне — җиңүче ясады.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. «Болгар радиосы» X Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.

Быел «Болгар радиосының» Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та катнашты. Ул барысын да әлеге зур матур бәйрәм белән котлады, уңышлар теләп калды.




Тантананы Илфар Кәримов һәм Илүсә Хуҗина алып барды. Илүсәнең алып баручы булуы концерт башланганчыга кадәр сер булып килде, тамашачы аны беренче секундтан башлап үз итте.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясенә: Илдар Ямалиев, Зәринә Хәсәншина, Юлия Гарифуллина, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Мурат Гайсин, Ильвина, Алсу һәм Азат Фазлыевлар», Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова лаек булды.

«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосында» еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

Эльмир Низамов — «Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен»;

Анастасия Макарова — «Иң креатив җырчы»;

Винарис Илъегет — «Иң үзенчәлекле җырчы»;

Рәфис Калимуллин — «Иң максатчан җырчы»;

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар — «Иң романтик дуэт»;

Эмиль Җәләлетдинов — «Татар эстрадасы легендасы»

Винера Ганиева — «Иң халыкчан җырчы»;

Эльмира Калимуллина — «Кабатланмас тавыш»;

Марат Яруллин — «Иң романтик җырчы»;

Рифат Зарипов — «Иң тынгысыз җырчы»;

Илназ Баһ — «Иң дәртле җырчы»;

Филүс Каһиров — «Елның популяр җыры»;

Раяз Фәсыйхов — «Иң моңлы җырчы»;

Илсөя Бәдретдинова — «Халык мәхәббәте»;

Ришат Төхвәтуллин — «Иң лирик җырчы»;

Гүзәл Уразова — «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр»;

Айдар Галимов — «Үлмәс хит».

Салават Фәтхетдинов — «Татар эстрада сәнгатенә керткән өлеше өчен»
























Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров