Онлайн трансляция

Свернуть

Дилә Нигъмәтуллина: "Мин хәзер күз тиюгә ышанам, чөнки..."

Дилә Нигъмәтуллина: "Мин хәзер күз тиюгә ышанам, чөнки..."

https://tnv.ru

10 Февраль 2023, 13:35

2699

1

Дилә Нигъмәтуллина: "Мин хәзер күз тиюгә ышанам, чөнки..."
Популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның иренә күз тидергәннәр яки бозым җибәргәннәр дип саный. Ул бу фикергә үзләре белән булган хәлләрдән соң килгән.

"Мин әле бу хакта сөйләгәнем булмады. Күптән түгел генә минем машинаны кырдылар. Мин артык борчылмадым, рульдә ирем иде. Әлбәттә, бу көнне безнең планнар үзгәрде", - дип яза җырчы социаль челтәрләрнең берсендә. Икенче көнне ире Диләгә үз машинасын калдырган булган. Иртән бер ир-ат машиналарын бәрдерүләре турында кереп әйткән.

Бәхетсез очраклар моның белән генә бетмәгән. Алар Яңа ел алдыннан башланган. Дилә гаиләсе белән бәйрәмне Мәскәүдә уздырмакчы булган. Ире Илсур самолет билетларын дөрес датага алмаган. "Аның белән мондый хәл килеп чыгарга мөмкин түгел иде. Ул бик төгәл һәм игътибарлы кеше", - ди җырчы. Алар бүләкләрне аэропортта бирешкәннәр. Берникадәр вакыт узгач, бирелгән бүләк тә юк булган.

Тагын берничә хәлдән соң, Дилә өшкертүчегә барырга булган. "Син моңы ышанасың, яки юк. Барган очракта яшереп торуның мәгънәсен күрмим", - дип яза ул.

Фото: t.me/DilyaNigmatullina



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Малика

Ииии Дилэ, бу куз тию генэ тугел, бу  бит бозым!  Нэрсэгэ ышанасын, шуны узенэ тартып китерэсен

Аватар

Новости партнёров