Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Әнвәр Нургалиев авариядә һәлак булган туганына җыр багышлаган

Җырчы Әнвәр Нургалиев авариядә һәлак булган туганына җыр багышлаган

https://tnv.ru

16 Май 2023, 15:58

1790

0

Җырчы Әнвәр Нургалиев авариядә һәлак булган туганына җыр багышлаган
9 майда Әнвәр Нургалиевның якын туганы - апасының кызы блогер Диана Сафарова авариядә һәлак булды. Артист үзенең репертуарындагы бер җырын аңа багышлаган. Моның турында ул ВКонтактедагы төркемендә язды.

«Кәефем шундый: күкрәгемдә таш асылынып торган сыман. Кайда йөрсәм дә, туганымның йөзе күз алдымда. Бу җырымны күптән яздырган идем. Күрәсең, бүген вакыты җиткәндер.

«Бер генә әйбер әйтәсем килә - якыннарыгызны ешрак кочаклагыз, кызганыч, Диана туганымны яратсам да, бик сирәк кочакладым...», - дигән уйларын теркәгән башкаручы.

Исегезгә төшерәбез, җырчының туганы, бертуган апасының кызы Диана, авариягә юлыгып, һәлак булган. Аның 3 баласы калган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров