Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Иркә кулын сындырган - видео

Җырчы Иркә кулын сындырган - видео

https://tnv.ru

23 Август 2023, 10:22

523

0

Җырчы Иркә кулын сындырган - видео
Кичә җырчы Иркә белән Чаллыда күңелсез хәл булган. Ул юеш идәнгә таелып егылган һәм уң кулын авырттырган. Соңыннан кулның сынган ук булуы билгеләнә.

Иркә Чаллыда медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән. Бу аларның ябыла торган вакыты булган һәм такси белән башка җиргә барырга кушканнар. Иркә һәм кызы Айсылу БСМПга киткәннәр. Анда аларга 3 сәгать чират көтәргә кушканнар. Шуннан Иркә Казанга кузгалырга хәл итә һәм РКБда кулын күрсәтә. Җәрәхәтләнгән кулны тиз арада караганнар һәм гипс куйдырып кайтарып җибәргәннәр.

«РКБ — сезгә «5"ле. Әнинең кулы сынган. Рәхмәт сезгә бик зур. Искиткеч кызлар эшли икән монда», — дип язган Айсылу социаль челтәрләрдә.



Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар